Китаплар уку көне

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

6 сентябрь – Китаплар уку көне. Бу бәйрәм өлкән китап сөючеләрнең генә түгел, ә китапны әле  укырга гына өйрәнеп килүче нәниләрнең дә уртак бәйрәме. Чөнки китап – һәркемне маҗаралы дөньяга дәшүче дус, иптәш, сердәш ул. 

4 сентябрь көнне, әлеге бәйрәмне каршылап, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  «Дөнья ягымлырак, матуррак китап белән» («С книгой мир добрей и ярче») дип аталган библиотамаша үткәрелде. Әлеге чарада  Кызыл Калфак, Бүрехан һәм бистәнең 5 нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты. Китаплар укырга бик яраткан Кызыл Калфак Бүреханны да үзе белән китапханәгә чакырды, биредәге кагыйдәләр белән таныштырды.

Чараның икенче өлешендә балалар әкият геройлары белән бергәләп кызыклы уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International