1 сентябрь - Белем көне. Кеше гомерендә дистәләгән тапкыр кабатлана торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул. Бүгенге көн тагын да истәлекле булып калсын дигән максат белән, Балтач Үзәк балалар китапханәсене хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында яшь буынны бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Балалар “С книгой в страну знаний” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм “тере китаплар”, бәйрәмчә бизәлгән рама белән фотосессия ясадылар.