9 август көнне lV чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының XXVlll утырышы узды

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

9 август көнне lV чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының XXVlll утырышы узды.

Утырышның көн тәртибендә:
Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, 2023, 2024-2025 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү, 2023 елның 1 яртыеллыгының бюджет үтәлеше, бюджетның тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация алыштыруны килештерү, муниципаль һәм күчемле мөлкәтне хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү, Балтач муниципаль районының Уставына һәм муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә, балигъ булмаганнар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясенә үзгәрешләр кертү, шулай ук мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге турында мәсьәләләр карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International