2023 нче елның 2 нче августында «Хыял» яшьләр үзәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Талант - ул кыйммәтле бүләк. Кайберләре җырларга, биергә ярата, икенчеләре рәсем ясарга, иҗат итәргә ярата.
"Фикердәш" клубы әгъзалары үз куллары белән шәм ясадылар. Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткәне өчен "Фикердәш" клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез.