28 июль көнне “Набережная “ ял паркында Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Әйдә Шушма буена, җыр-биюле уенга!” дип аталган фольклор-уенлы кичә оештырдылар. Паркта ял итүче балалар ел саен үткәрелә торган ”Культурная суббота. Игры народов России” акциясенә кушылдылар. Алар татар милләтенең “Түбәтәй”, рус милләтенең “Ручеек”, удмурт милләтенең “Небыльток” кебек уеннарында катнаштылар, халык көйләренә биеп күңел ачтылар.