“Гаджетлар дөньясында”

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

26  июль көнне “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Гаджетлар дөньясында” дигән шөгыль үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар үз хоббилары һәм кеше тормышында гаджетларның әһәмияте турында уртаклаштылар. Балигъ булмаган яшүсмерләр өчен “Снежная Королева: Поколение SNOW” спектаклен күрсәтү оештырылды. Спектакльне караганнан соң,  балалар сюжетның эчтәлеге, һәрберебезнең сәламәтлеге өчен гаджетларның уңай һәм тискәре йогынтысы турында үз фикерләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International