8 июль конне “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен белгечләре «Нык гаилә» проектын тормышка ашыру Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарада көндезге социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Чараның максаты-үз гаиләсенә һәм туганнарына карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү. Катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгышы, бәйрәм вакытындагы традицияләр һәм «мәхәббәт һәм тугрылык өчен»бүләкләре турында кызыксынып тыңладылар. Чара ахырында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы ромашкадан үз куллары белән бәйрәмгә багышланган тематик плакат ясадылар һәм теләгән һәркем бу якты ихлас бәйрәм истәлегенә фотога төште.