Буген Балтач Мәдәният үзәгендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, тантаналы чара узды.
Чарага бер-берсе өчен ныклы терәк-таяныч булып, олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, ил-көннәргә лаеклы балалар үстергән, оныклар тәрбияләүгә дә зур өлеш кертеп яшьләрең булышчылары булып яшәүче, 50 еллык гаилә стажына ия 50 гаилә чакырылган иде. Тантаналы бәйрәм чарасын, котлау теләкләре белән муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ачып җибәрде.
Балтач районында пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр бик күп. Бәйрәмгә чакырылучыларны котлаганнан соң, Рамил Рәшит улы яшьлек мәхәббәтенә тугрылыклы булып калган, олыгайган көннәрендә дә мәхәббәтләрен сүрелдермичә саклап кала белгән Балтач бистәсендә гомер кичерүче парларга Алтын туй даталары белән Котлау Хатлары тапшырып узды.
Балтач бистәсендә гомер кичерүче һәм 50 ел парлы тормыш юлыннан атлаучы гаиләләр исемлеге:
🔸Тәскирә-Камил Галимҗановлар;
🔸 Мәүлия-Ринат Закировлар;
🔸Роза-Фидәил Вәлиевлар;
🔸 Гөлфия-Илдус Нигъмәтҗановлар;
🔸Флюра-Рәис Гомәровлар;
🔸 Гөлзәминә-Фәрит Закировлар;
🔸Суфия-ВәгыйзьТаҗиевлар;
🔸Роза-Инсур Закирҗановлар;
🔸Рүзилә-Мирзаян Габдуллиннар.
Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медаль булдырды.
Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.
Быел бу медальга Түнтәр авылында яшәүче, хезмәт юлларын балаларга белем бирүгә багышлаган укытучылар династиясе гаиләсе – Анна һәм Роберт Сөләймановлар лаек булды! Сөләймановлар гаиләсенә медальне район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин тапшырды. Ихластан котлыйбыз!
Борбаш авылы җирлегеннән Кәдимә һәм Гайфетдин Нәбиевлар, Илсөяр һәм Тәнвир Галимовлар, Карадуган авылы җирлегеннән Рәшидә һәм Ягъфәр Хәйруллиннар, Асия һәм Гаптелфәрт Ибраһимовлар, Куныр авылы җирлегеннән Зөлхия һәм Камил Ваккасовлар, Мария һәм Герман Шакаевлар, Елизавета һәм Григорий Шамратовлар да бүгенге бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары рәтендә. Алар да 50 ел бергә күркәм тормыш сукмагыннан атлаган, култамгалары районыбызның "Алтын туйлар" китабына теркәлгән һәм теркәләчәк ихтирамлы гаиләләр. Юбилярларны күркәм тормыш даталары белән район ветераннар Советы рәисе Рифат Габдулла улы Абдуллин котлап узды.
Норма, Нөнәгәр авыл җирлекләре дә үрнәк, озын гомерле гаиләләргә бай җирлекләр. Әлеге авыл җирлекләренең 50 ел тату - тигез гомер кичергән гаиләләрен район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Котдус кызы Хәкимҗанова котлап, ихлас теләкләрен җиткерде.
Норма, Нөнәгәр авыл җирлекләрендә гомер кичерүче һәм быел алтын туйларын билгеләүче гаиләләр исемлеге:
🔹Мәдинә-Габделбарый Хәлимовлар;
🔹Наилә-Хәмзә Гәрәпшиннар;
🔹Клара-Әгъзәм Хадиевлар;
🔹Халидә-Рәфәгать Гатауллиннар;
🔹Минненәзимә-Нәфыйк Гайфуллиннар;
🔹Нурия-Равил Фәтхелисламовлар;
🔹Сәвия-Рәкыйп Шәйхетдиновлар;
🔹Асия-Мәлик Накыйповлар;
🔹Дания-Рәфыйк Гарифуллиннар;
🔹Рәисә-Наил Әүхадиевлар гаиләләре.
Тату гаилә корып, бер-берләренә булган яшьлектәге саф мәхәббәтне hәм вәгъдәләрне саклап, катлаулы hәм сикәлтәле тормыш юлында сабыр булып, гаилә учагын сүндермичә бүгенге көнгә кадәр саклап яшәгән үрнәк гаиләләр һәр җирлектә бар.
Пыжмара, Салавыч, Сосна авылы җирлекләре дә намус белән хезмәт юлын үткән, тормышларын күркәм эшләр белән үрелдереп алып барган гаиләләре белән горурлана ала.
Пыжмара авылы җирлегендә гомер итүче Фәридә-Фаяз Кадыймовлар, Зөлфия-Нургаян Сафиннар гаиләләре, Салавыч авылы җирлегеннән Нурҗиһан-Нурислам Нәфыйковлар, Флера-Мансур Мәхмүтовлар, Фәния-Хәбибрахман Борһановлар, Миннерәисә-Мөбәрәк Фәтхетдиновлар, Сосна авылы җирлегеннән Гөлниса-Рифкать Сабирҗановлар шул горурланырлык гаиләләр рәтен тулыландыра. Бәйрәмгә килгән гаиләләрне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин тәбрикләп узды.
Бәхетле гаиләнең дә нигезендә мәхәббәт ята! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый алган, туганнары-якыннарының тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белгән, йортларында өмет, ышаныч булдырып, мәхәббәткә изге итеп караган гаиләләр үрнәк-өлге алар! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек насыйп булсын. Бүгенге бәйрәмгә чакырулы гаиләләрне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов та котлап изге теләкләрен ирештерде.