Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе узды. Биредә Балтачлылар да үз өлешен керттеләр, алар башкалабыз халкын бәйрәм белән котлап, халкыбызның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, милли уеннарын чагылдырган татар утарын тәкъдим иттеләр.