24 июнь районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйлмулла улы Гыйльмуллинның гомер бәйрәме булып узды.
Ил агасын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон , Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин котлады.
Балтач районына сәфәре вакытында депутат Гыйльван агага мунча салып бирергә вәгъдә иткән иде. Туган көнгә мунча да җитеште.
Бүген ветеранны якыннары, туганнары, балалары да тәбрикләде.