Яшьләр көне белән котлау

2023 елның 24 июне, шимбә

Хөрмәтле яшьләребез!
Сезне күркәм бәйрәм - Россия яшьләре көне белән ихластан котлыйм!

Бүген сезнең көн, саф хыялларга уралган яшьлек бәйрәме. Киләчәк алдынгы карашлы, яңа идеяләр белән янып яшәүче, үз алдына куйган максатларын кыюлык белән тормышка ашырырга омтылучы креатив яшьләр кулында. Замана алга барган саен яшь буын алдында яңа мөмкинлекләр ачыла һәм шулардан дөрес файдалану өчен, сездән тырышлык та, җаваплылык та таләп ителә.

Сезнең туган төбәгебез, илебез язмышына битараф булмавыгыз, тарихыбызны, гореф-гадәтләрне саклап, хөрмәтләп яшәвегез аерым игътибарга, мактауга лаеклы. Иҗтимагый һәм сәяси тормышта актив катнашуыгыз, үз тәвәккәллелегезне җитештерү өлкәсендә, эшмәкәрлектә, фәндә, мәдәнияттә, укуда һәм спорт юнәлешләрендә дә исбатлап, күркәм нәтиҗәләр белән сөендереп торуыгыз - районыбыз өчен зур горурлык. Сез, яшьләр, акыллылар, талантлылар һәм максатчаннар. Сезнең тормыш башлана гына әле, сезнең кулларда күркәм киләчәккә илтүче тормыш дилбегәсе.

Сезгә үз-үзегезгә һәм хыял-теләкләрегезне чынга ашыруга ныклы ышаныч, уңышлар, имин тормыш һәм өлкәннәр сүзенә дә колак салып, гомер сукмагыннан лаеклы үтүегезне телим. Үзалдыгызга куйган максатларыгыз тормышка ашсын! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International