22 июнь - Россиядә Хәтер көне. Бу көнне без Бөек Ватан сугышында һәлак булган, фашист лагерьларында җәфаланган, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгән барлык кешеләр турында кайгырабыз. Бу көннәрдә бөтен ил буенча бу фаҗигале датага багышланган төрле чаралар уза. Шул уңайдан Балтач үзәк китапханәсе «Цветок памяти» дигән мастер – класс үткәрде. Чарада төрле яшьтәге Балтач халкы һәм кайткан кунаклар катнашты. Шулай итеп, һәр катнашучы Ватанны саклаганда үз гомерләрен биргән кешеләргә хөрмәт күрсәтте.