Балтач үзәк балалар китапханәсендә библиомикс үткәрделәр

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Җәй көне кайсы бала гына табигатьтә булырга, урамда уйнарга яратмас? Шундый матур чакта китаплар укуны да онытмаска кирәк. Китаплар балаларны кызыклы, мавыктыргыч дөньяга дәшәләр, белем өстиләр, тәрбиялиләр. Озын ялларны тагын да күңеллерәк итү максатыннан, 20 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “К книге и чтению – через досуг” дип аталган библиомикс  үткәрелде. Чарада катнашкан китап укучылар рус, татар,чит ил әдәбиятлары буенча белемнәрен сынадылар: башваткыч, ребуслар чиштеләр, китапларны өзекләр, фильм кадрлары буенча танып белделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International