«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 16 июнендә сәгать 10.00 дан 12.00 гә кадәр Балтач муниципаль районы халкына түләүсез юридик хезмәт күрсәтә.
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы,Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, Юстиция, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе,Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе,
Нотариаль һәм Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.