«Куркынычсыз җәй»

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Алда һәр бала көткән искиткеч вакыт - җәйге каникуллар.  Аны файдалы итеп үткәрү мөһим.

14 июньдә «Наз» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге белгече Наталья Сәгыйтова Балтач районы башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре Ләйлә Низамиева, Раушания Нәкыйпова, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач районы башлыгы Лилия Һадиева белән берлектә Норма урта мәктәбе базасындагы «Ромашка» җәйге сәламәтләндерү лагеренең 120 балигъ булмаган бала өчен «Куркынычсыз җәй» дигән профилактик чара уздырылды.

Чара кысаларында балаларга тормышларын һәм сәламәтлекләрен саклап калырга ярдәм итәчәк төрле тәртип кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерделәр. Балаларның өйдә һәм урамда үз-үзләрен тотышына, юл хәрәкәте һәм ут белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләренә, интернет куллану кагыйдәләренә һәм алдау вакытында эш итүгә аерым игътибар бирелде.

Мәгълүмат уен формасында бирелде. Балалар 4 командага бүленеп станцияләр аша үттеләр һәм үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Барысы да профилактика биремнәрен лаеклы үтәделәр һәм ахырда грамоталар белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International