"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында шашка буенча турнир узды

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

14 июнь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында шашка буенча турнир узды. Әлеге чара "Фикердәш" клубы җитәкчесе Габделганиева Чулпан инициативасы белән үткәрелде. Ярышны үткәрүдә иганәчелек күрсәткәннәре өчен, шәхси эшмәкәр Ибатуллин Илдарга һәм "Балтач нуры" мәчете имамы Илгиз хәзрәткә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге чарада эшләгән волонтерларыбызның да хезмәте бәяләп бетергесез. 

Ярышның нәтиҗәләре беләнт таныштырып үтик. Кызлар арасында:

1 урын - Сибгатуллина Динә

 

Малайлар арасында:

1 урын - Гаврилов Данияр

2 урын - Александров Максим

Яшүсмер егетләр арасында:

1 урын - Гайнетдинов Ильсаф

2 урын - Хайруллин Рамазан

3 урын - Хабибуллин Данил

Яшүсмер кызлар арасында:

1 урын - Галиева Рузия

2 урын - Галиева Гөлүсә

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International