Россия көне

2023 елның 9 июне, җомга

Россия көне - безнең илдәге иң "яшь" дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Әмма ул россиялеләр өчен бик мөһим, чөнки патриотизм, ил өчен горурлык һәм барлык гражданнарның ризалыгын символлаштыра. Аны 12 июньдә бәйрәм итәләр. Башта ул "Россия бәйсезлек көне" дип аталган.

“Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан “Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе” җәйге мәктәп яны лагерь кысаларында йөрүче 43балигъ булмаган балалар өчен шөгыль үткәрелде.

Дәреснең максаты - балаларның үз Ватаны турында белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту, туган якка мәхәббәт үстерү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International