5 июньдә Балтач муниципаль районының «Балтач гимназиясе» МББУ базасында эшләүче «Крепыш» мәктәп яны сәламәтләндерү лагерына йөрүче 105 балигъ булмаган балалар өчен «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Волонтер» ирекле үзәге активисты белән берлектә «Игелек һәм шәфкатьлелек көне»дигән чара уздырды. Дәреснең максаты-балигъ булмаганнарны «яхшылык» һәм «мәрхәмәтлек» төшенчәләре белән таныштыру, балаларда яхшы кешелек мөнәсәбәтләре, тирә-юньдәгеләргә, бер-берсенә карата ярдәмчеллек һәм шәфкатьлелек тәрбияләүгә ярдәм итү.
Гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталья Сәгыйтова гыйбрәтле хикәя сөйләде, ул «яхшылык»сүзе төшенчәсен ачты. Шулай ук балаларны социаль яклау, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эше белән таныштырды. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сөйләү барышында белгечкә кызыклы сораулар бирделәр.
Дәрес барышында балалар отрядлар буенча Игелек һәм мәрхәмәт турында проект эшләрен әзерләделәр һәм якладылар, йөрәк рәвешендә плакат ясадылар.