Балаларны яклау көне

2023 елның 2 июне, җомга

Балаларны яклау көне кысаларында 2023 нче елның 1 июнендә Балтач районының 4 күп балалы гаиләсе, Казан шәһәрендә оештырылган чарада катнашты.

Катнашучыларны «Корстон»да бәйрәм ашы көтә иде. Һәр гаиләгә бүләк сертификаты тапшырылды.  Бәйрәм ашыннан соң гаиләләр Казан дәүләт циркында күңелле тамаша карадылар.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә әлеге бәйрәм чарасыннан зур канәгатьлек хисләре алдылар, оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International