31 майда ел саен халыкара акция - Бөтендөнья тәмәкесез көне үткәрелә. Акциянең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

2023 елның 2 июне, җомга

31 майда ел саен халыкара акция - Бөтендөнья тәмәкесез көне үткәрелә. Акциянең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

Бу көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган «Үз тормышыңны кадерлә» социаль акция уздырдылар.

Белгечләр тәмәке зыяны турында кисәтүче «Ирекле сула» дигән буклетлар таратылды. Акция барышында шулай ук тәмәке тарту зыяны, әлеге һәлакәтле гадәт белән бәйле фактлар һәм мифлар турында әңгәмә үткәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International