Ел саен бөтен дөньяда 1 июньдә Халыкара балалар көне билгеләп үтелә Мондый исем һәр баланың балачагы якланылырга тиешлегенә бәйле, аларның хокуклары, сәламәтлеге һәм тормышы яклау астында булырга тиеш.
Җәйнең беренче көнендә Балтач бистәсендә балалар өчен бәйрәм-күңел ачу чарасы узды. Мәдәният, мәгариф, спорт һәм социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, ярышлар оештырылды.
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре күңелле стартлар, хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Балаларга уртак картина булдыру өчен зур кәгазьләр тәкъдим ителде.
Чара барышында балалар бик теләп төрле конкурсларда, уеннарда катнаштылар. Алар бик күп шатлыклы хисләр һәм елмаюлар алдылар. Бу бәйрәм озак көтелгән җәйге ялның уңай башлангычы булды.