Бүген мәдәният үзәгендә районыбыз мәктәпләренең уку алдынгылары, Россия, республика, район күләмендәге фән олимпидалары, "Һөнәри осталык" бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары, аларны ярышларга әзерләгән укытучы-остазлар хөрмәтләнде.
Норма мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, уку алдынгысы Ландыш Хәбибуллинага район башлыгының Гранты тапшырылды.