Салавыч лицеистлары министр Хәйруллин А. Р. дан "5 алган"

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда "Дай 5!" технологик эшкуарлык буенча конкурсы җиңүчеләрен котладылар.

Конкурс быелның гыйнварында башланды. Р. Н. Закиров җитәкчелегендәге « Салавыч күп профильле лицее» МББУ укучылары Хәкимов Данияр һәм Һадиев Айзат актив катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар!

Балалар зур юл үттеләр, күп яңалыклар белделәр һәм үз кушымталарын булдырдылар, кыйммәтле бүләкләр алдылар. Аларны Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Хәйруллин Айрат Ринат улы һәм Татарстан Республикасы мәгариф министры Һадиуллин Илсур Гәрәевич тапшырдылар

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International