Идарә бердәм салым счетының реквизитлары үзгәрүе турында хәбәр итә

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Идарә хәбәр иткәнчә, Федераль казначылык һәм Россия Федераль салым хезмәтенең 15.05.2023 елгы № ЕД-26-8/8@ / 07-04-05/05-12658 уртак хаты нигезендә салым түләүләрен күчергәндә күрсәтелергә тиешле алучының исеме үзгәртелгән. Түләү алучының башка реквизитлары үзгәрешсез кала.

Әгәр элек түләү алучы сыйфатында Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык Идарәсе (бурыч белән идарә итү буенча Федераль салым хезмәтенең төбәк-ара инспекциясе) күрсәтелсә, хәзер түләү документының 16 нчы номерлы реквизитлары кырында «Россия Казначылыгы (Россия Федераль салым хезмәте)»күрсәтелергә тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International