"Факел" яшьләр клубы Халыкара гаилә көненә багышланган чара оештырды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

15 май - Халыкара Гаилә көне. Шул уңайдан, "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы 16 май көнне гаиләләр өчен бик матур һәм киң масштаблы чара уздырды. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында игълан ителгән социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесендә Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән "Gаилә Gаҗәеп Gаләм" дип исемләнгән проект белән катнашып, җиңеп чыккан иде. 16 майда узган чара әлеге проектның ачылышы - беренче этабы булып тора. Бәйрәмнән кыскача белешмә:

➡ Чарада 40 пар катнашты

➡ Катнашучылар өчен фотозона эшләде

➡ 3 станциядә мастер-класслар үтте

➡ Чарада Казаннан килгән дәрәҗәле кунаклар - ТР "Под крылом семьи" РОО рәисе, "Нечкәбил" бәйгесе җитәкчесе, Социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерциясез  секторны үстерү комиссиясе әгъзасы Жуйкова Изольда Павловна һәм Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты социаль яклау буенча төп белгече Гафарова Гөлсинә Әсхатовна катнашты

➡ Волонтерлар бәяләп бетергесез зур өлеш кертте

➡ Бәйрәм вальс белән тәмамланды ❤

Проектның киләсе этабы май ахырына планлаштырыла. Ул башка форматта узачак. Безнең белән бергә булыгыз һәм яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International