2023 елның 12 маенда Балтач район башкарма комитетының утырыш залында Балтач район башкарма комитетының юридик бүлеге һәм Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе тарафыннан районның җирлек җитәкчеләре урынбасарлары өчен семинары оештырылды.
Семинарда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының муниципаль регистрына кертү секторы мөдире Э.И. Хәбибуллина норматив хокукый актларны һәм аларны әзерләүгә, кабул итүгә кагылышлы мәсьәләләре, юридик-техник хаталарны киметүгә карата эшлекле киңәшләрен бирде.
Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Г.М. Галиуллина норматив-хокукый актлар проектларын экспертизага бирү, үткәрү тәртибе турында, шулай ук, гражданнарның язма мөрәҗәгатьләренә җавапларны рәсмиләштерү вакыты һәм тәртибе турында аңлатты.
Семинарның икенче өлешендә Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Р.Р. Миңнемуллин Р.Р. Югары Субаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Г.Г.Галимҗанова электрон хуҗалык китапларын тутыру эшен оештыру тәҗрибәсе һәм кулланучыларның «ФИАС мәгълүмат базасын алып баруның автоматлаштырылган чаралары» программа комплексы белән эшләү тәртибе белән уртаклаштылар.