Балтач районы спортчылары җиңел атлетика буенча призлы урыннар яуладылар

2023 елның 16 мае, сишәмбе

12 нче майдан 14 нче майга кадәр Казан шәһәрендә 2006-2007 нче, 2008-2009 нчы елларда туган егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

2006-2007 нче елгы егетләр 4 х 400 метр эстафетасында 3 нче урынны алдылар (Хөснетдинов Әдел, Нәбиев Камил -гимназия, Гыйльметдинов Айзат- Балтач мәктәбе, Рамазанов Әмир -Норма мәктәбе)
2008-2009 нче елгы кызлар 4 х 400 метр эстафетасында 2 нче урынны алдылар. (Әнвәрова Айсылу , Нәкипова Дилә, Хәйруллина Айсина -Балтач гимназиясе, Мифтахетдинова Камелия -Балтач мәктәбе)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International