Балтач үзәк балалар китапханәсендә сәйләннән беләзек үрү буенча мастер-класс узды

2023 елның 12 мае, җомга

Үзләре гади дә, үзләре матур да бу чәчәкләр. Җәй буе яшел болыннарга сибелгән ак кар бөртекләре кебек күзне иркәлиләр. Әлбәттә, сүзебез акчәчәкләр – ромашкалар турында. Май аенда акчәчәкләр әле  үсмәсә дә,  11 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә әлеге чәчәкләрне күрергә була иде. Өстәвенә, алар гади акчәчәкләр түгел, ә сәйләннән эшләнгәннәр. VII “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының “Зәркәнчелек“ (“Ювелирное дело”) компетенциясендә җиңү яулаган китап укучыбыз Нәбиева Алия сәйләннән беләзек үрү буенча “Беләзегем, йөзегем” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чарада сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле китап укучылар “Акчәчәк” беләзеген үрергә өйрәнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International