РДКда иҗади үзешчәнлекнең йомгаклау "Салют, Җиңү!" район конкурсы узды

2023 елның 5 мае, җомга

4 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә "Салют, Җиңү!" дип исемләнгән районкүләм үзешчән сәнгать конкурсының йомгаклау этабы узды. Бәйгедә татар һәм башка милләт композиторларының, шагыйрьләрнең һәм язучыларның сугыш тематикасына багышланган җырлары, шигырьләре, проза әсәрләре һәм биюләр башкарылды. Март-апрель айларында район күләмендә уздырылган үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасыннан иң яхшы дип табылганнары биредә иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International