Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесе игълан иткән иде. "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан язылган "Gаилә Gаҗәеп Gаләм" дип исемләнгән проект белән катнашып җиңеп чыкты!
Әлеге проект 5 этапта гамәлгә ашырылачак. Аның беренче этабы – ачылу тантанасы 15 майга планлаштырыла. Бу этапка районның үрнәк гаиләләре чакырылачак.
"Факел"лылар сезне проектыбызның кунагы булырга, яңалыкларны күзәтеп барырга чакырабыз! Бергә күңелле булачак!