Җиңү көнен билегәү уңаеннан Балтач ш. т. п. урамнарын ябу турында

2023 елның 5 мае, җомга

9 май «Җиңү көне» бәйрәме вакытында Балтач бистәсендә урамнарны вакытлыча ябу турында.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Балтач шәһәр тибындагы поселогы»муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә һәм 2023 елның 9 маенда Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе
Карары:
1. 09.05.2023 елда 07.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Балтач шәһәр тибындагы торак пунктның түбәндәге урамнарын ябуны оештырырга:

 Ленин урамы Алтын ай кибетеннән Универмагка кадәр;
 Х. Такташ урамы;
 Мәктәп һәм Ленин урамнары киселеше;
 Совет һәм Ленин урамнары киселеше; 
2. Нариман урамында ике яклы хәрәкәт оештырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International