«Георгий тасмасы» акциясе

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Георгий тасмасы - ул Ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алу, ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы.

2023 елның 2 маенда Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә белән эшләү белгече Наталья Сәгыйтова «Волонтер» балалар үзәге активистлары белән  «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.  Волонтерлар Балтач үзәгендә георгий тасмалары тараттылар, аның билгеләнеше һәм дөрес кулланылуы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International