Балтач районына эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты И.С. Вольфсон килде

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Бүген районыбызга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон килде. Депутат район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин озатуында Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинның хәлен белешеп, гозерләрен тыңлады,күчтәнәчләр тапшырды.

Аннан соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Балтачта төзелеп килүче футбол мәйданчыгы белән танышты. Яшь спортчыларның футбол ярышын күзәтте.

Илья Светославович Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең Балтач филиалында булып, төзекләндерү эшләренең барышы белән кызыксынды. Заманча төзекләндерелеп килүче көллияттәге эшчәнлеккә уңай бәя бирде.

Эшлекле сәфәр ахырында депутат Норма җирлегендә халык белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International