Балтач районында Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте булачак

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2023 елның 19 маенда узачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Венера Чернова киләчәк.
Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эш очрашулары, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгына яки предприятиегә бару булачак.
Сәфәр кысаларында чаралар 9 сәгатьтә башланачак - бу вакытка гражданнарны кабул итү планлаштырыла, ул район администрациясендә түбәндәге адрес буенча узачак: пгт. Балтач, Ленин урамы, 42 нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International