Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Советының XXVI утырышы узды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Балтач район Советының lV чакырылыш XXVI утырышы узды.
Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов алып барды.

Утырышның көн тәртибендә
Балтач муниципаль районының 2022-нче елгы бюджет үтәлешен раслау, 2023 нче елга һәм 2024-2025 нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр, 2023 елның 1 кварталында бюджет үтәлеше, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә, «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль
берәмлегенең 2023 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү, муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә, Балтач муниципаль районында шәхси торак төзелеше, торак пунктлар һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән шәхси ярдәмче хуҗалык, башка төзелеш объектлары өчен яки мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзү хокуклары өчен милеккә җир кишәрлекләрен сату тәртибенә, район Советының кайбер актларына үзгәрешләр кертү һәм үз көчләрен югалтуын тану, 2022-нче елда
кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау,милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, Балтач муниципаль районы участок сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатлар тәкъдим итү һәм район Советының 2022 елда кабул ителгән карарларының үтәлеше турында мәсьәләләр каралып тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International