2023 елның 25 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә авария турындагы истәлеккә Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече тарафыннан “Чернобыль кайтавазы” дип исемләнгән шөгыль үткәрелде. Шөгыльнен максаты - авария мисалында экологик фаҗиганең әһәмиятен күрсәтү һәм әйләнә-тирә табигатькә карата җаваплылык хисе формалаштыру. Балаларга Чернобыль авариясенең ликвидатор якташларыбыз турында мәгълүмат бирелде. Шөгыль бер минутлык тынлык белән Чернобыль һәлакәтендә вафат булганнарны искә алдылар.