“Космостан килгән кунаклар” уенлы кичә

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрель илкүләм Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнән Салавыч авыл китапханәсе дә читтә калмады. “Кояшкай” балалалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Космостан килгән кунаклар” исемле уенлы иртә үтте. Балалар янына килгән  кунаклар аларны космонавтика көне белән таныштырды, космоска беренче очкан кешеләрнең тугры дуслары Белка һәм Стрелка, дөньяда беренче космонавт Юрий Гагарин турында сөйләделәр. Чарада балалар күңелле уеннарда катнаштылар, пазллардан ракета һәм йолдызлар җыйдылар. Бәйрәм чарасы балаларның космик темага багышланган - ракетаны буярга дигән бирем  белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International