2023 елның 13 апрелендә Россиядә меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. 1990 елларда барлыкка килгән хәйриячелек-мохтаҗларга түләүсез матди ярдәм күрсәтүдән торган социаль ярдәмнең аерым формасы.
Шәхси эшмәкәрләр Рәмзия Рафаил кызы Хәсәншина һәм Миңнебаева Зөлфия Мирзаяновна, «Элит» һәм «балалар киеме» кибетләре хуҗалары, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә кирәкле киемнәр тапшырдылар. Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә.