2023 елның 11-13 апрелендә Казан шәһәрендә "Алга! Поехали" хәрәкәтенең беренчел бүлекчәләре активистлары өчен республика форумы уза.
Балтач муниципаль районыннан 14 урта гомуми белем бирү оешмасының беренчел бүлекчәләреннән 22 активист әлеге форумда. Форум кысаларында активистларның Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы белән очрашуы булды.
"Балтач гимназиясе" МББУ активисты Фәйзрахманова Адиләгә әлеге очрашуда катнашу мөмкинлеге бирелде.
Шулай ук форум кысаларында хәрәкәт юнәлешләре буенча белем бирү-экскурсия программасы каралган, катнашучылар Татарстанның күренекле урыннары белән танышалар, республиканың атказанган эшлеклеләре белән очрашалар.
Бүген кич безнең команда үзенең визит карточкасын тәкъдим итә, аңа уңышлар телибез.