Балтач үзәк балалар китапханәсендә 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр космоска "очыш" оештырдылар

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

12 апрель – Космонавтика көнендә, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Галәмгә сәяхәт” дип аталган танып-белү иртәсе  үтте. Чараның кунаклары – 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар “Восток” космик кораблендә Галәмгә “очтылар”. Космик корабль пассажирларын космонавтлар озата барды. Балалар  Галәмнең иксез-чиксез, тылсымлы-серле икәнен дә, анда планеталар, йолдызлар һәм тагын башка күк җисемнәре тәртип белән урнашкан булуын да белделәр. Алар  төрле биремнәр, уеннарда белемнәрен сынадылар, космонавтлар кебек бар яктан өлгер булуларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International