2023 елның 11 апрелендә Лениногорск шәһәрендә физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия ачык спартакиадасының төбәк этабында волейбол буенча ярышлар узды.
Балтач муниципаль районының МБУДО "ЦВР" егетләр командасы икенче урынны алды, кызлар командасы 3 нче урынга лаек булды.
Командалар тренерлары Ибраһимов Фәнил Фаил улы, Сөләйманов Рәдиф Вәлиулла улы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!