Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үз үрнәкләрендә район халкын территорияләрне җыештыруга чакыралар

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Кыш көне җыелган чүп-чардан җыештыруга республиканың барлык халкы чакырыла.
Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 б сыйныф укучылары да читтә калмады. 11 апрельдә алар Ватан сугышчылары паркында тәртип урнаштырдылар. Чүп-чар һәм коелган яфракларны җыеп, парк территориясен җыештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International