Интеллектуаль уеннар яшьләр белән эшләүнең иң популяр һәм мавыктыргыч формаларының берсе.
11 апрельдә Балтач урта мәктәбенең 10а сыйныф укучылары өчен китапханә хезмәткәрләре блиц-уен үткәрделәр.
Татарстанда яшәүче халыкларның сәнгатен, тел белемен һәм әдәбиятын, туган як тарихын һәм милли традицияләрен белү буенча төрле катлаулылыктагы 50 сорау! яңгырады. Балалар куелган бурычны лаеклы үтәделәр, үзләрен республиканың зур белгечләре һәм һәвәскәрләре итеп күрсәттеләр.
Кызыклы уен өчен балаларга рәхмәт!