7 апрель көнне районыбызда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика бәйгесенең 7 район катнашында зона этабы булып узды. Саба районыннан килгән Хантимеровлар гаиләсе беренче, Теләче районыннан Фәләхиевлар икенче, Балтач районы Кече Лызи җирлегеннән Егоровлар гаиләсе бәйгедә өченче урын яуладылар. Бәйгене Татарстан Республикасы Архив эшләре буенча Дәүләт комитеты уздырды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм 1, 2, 3 урын яулаучыларга 50, 40, 30 мең күләмдә сертификатлар, катнашучыларга дипломнар һәм районнан истәлекле бүләкләр тапшырылды.