«Татарстан Республикасы халыклары традицияләре»

2023 елның 7 апреле, җомга

Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында 7 апрелендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече тарафыннан «Татарстан Республикасы халыклары традицияләре» темасына дәрес үткәрелде. Дәрес барышында 17 укучы район, республика территориясендә яшәүче халыклар турында белемнәре белән уртаклашты, аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышты. Шулай ук балалар төркемнәргә бүленеп, «Сабантуй» татар бәйрәме турында плакатлар әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International