«Шәхси мәгълүмат операторларына таләпләр: эш итү алгоритмы»семинары

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Датасы: 2023 елның 29 марты
Вакыт: 15: 00 15: 40 

Урын: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы (Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А, каб. 137), шулай ук онлайн тоташырга мөмкин 

Оештыручы: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе 

Семинар турында: 2022 елның 1 сентябреннән шәхси мәгълүмат операторлары шәхси мәгълүматны җыючы, саклаучы, эшкәртүче юридик һәм физик затлар шәхси мәгълүматларны эшкәртү турында Роскомнадзорга хәбәр итәргә тиеш. Чынлыкта, теләсә нинди НКО шулай ук шәхси мәгълүмат операторы булып тора. 

Операторларга карата нинди таләпләр, хәбәр итүне әзерләү алгоритмы, операторлар реестрына керү һәм хокук бозулар өчен җаваплылык чаралары турында Гайнетдинов Эдуард Әнвәр улы, ТР буенча Роскомнадзор идарәсе мәгълүмати технологияләр өлкәсендә шәхси мәгълүмат субъектлары хокукларын яклау һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы сөйләячәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International