Балтач Үзәк китапханәсендә “Тылсымлы сандык” дип аталган әдәби-фольклор бәйрәм үтте

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Халкыбызның “тылсымлы сандыгында” ниләр генә юк: берсеннән-берсе матур йолалар, гореф-гадәтләр, җырлар-биюләр; гыйбрәтле дә, кызыклы да әкиятләр, әби-бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсен чагылдырган мәкаль-әйтемнәр дә, тагын әллә ниләр...

24 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Тылсымлы сандык” дип аталган әдәби-фольклор бәйрәм үтте. Бәйрәмгә Балтач урта мәктәбенең 1-а сыйныфы укучылары килде. Алар “тылсымлы сандык”тагы алтын куллы һөнәр ияләре тудырган кул эшләре белән таныштылар: чигелгән мендәр тышлары, сөлге, камзул, намазлыклар, татар халкының музыка уен кораллары, зәркән эшләнмәләре һәм башкалар балаларда зур кызыксыну уятты. Кунаклар төрле кул эшләре урын алган әкият китапларын танып белделәр.

Укучылар үзләре дә орчык өмәсен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар орчыкның ничек ясалуын аңлаттылар, орчык өмәсенең асылын аңлатып бирделәр. Өмә күмәк җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International