“Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп шагыйрь дип атыйлар. Шагыйрь, ашуг, чәчән, акын, ягъни сүз пәйгамбәре...” - Марсель Галиев.
21 март Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында "Күңелем шигырь сөйли.." район нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Бәйгедә 48 катнашучы төрле яшь категорияләрендә татар, удмурт, рус телендә чыгыш ясады.