Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "БиблиоIQ" уенында катнаштылар

2023 елның 24 марты, җомга

«Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән» дигән мәкаль халык күңелендә яши. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Балтач урта мәктәбенең 8Б сыйныф укучылары 22 март көнне үзләрен китап иле илчеләре икәнлекләрен “БиблиоIQ” әдәби көрәштә  тагын бер кат расладылар. “Серле исем”, “Әдәби кунакханә”, “Хәтерле мизгел”, “Җырлы табын” тукталышлары биремнәрен үтәп, үз телен, әдәбиятын белгән укучыларга “Афәрин!” генә диясе кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International