Үзәк балалар китапханәсендә язның башлануын билгеләп үтәләр

2023 елның 24 марты, җомга

Яз… Көтеп алган, зарыктырган... “Яз” дигәндә, ниләр күз алдына килә?” - дисәләр, тамчы таму, ләйсән яңгырлар, кара карга, сыерчыклар, беренче чәчкәләрне әйтербез. Ә чәчкә дигәндә, әлбәттә инде, умырзаялар искә төшә, аларның күз явын алырлык матурлыклары күз алдына килә.

23 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 4-а сыйныфы укучылары кунакта булды. Алар Сезгә умырзаяга багышланган шигырьләрдән гөлләмә бүләк итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International